Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә китап укучылар саны арткан

Россиядә бер ел эчендә китап сату ике тапкырга арткан. Бу чит ил кинопремьераларын гамәлдән чыгару белән бәйле. Бу хакта РИА Новости яза.«Чит ил кинопремьераларын гамәлдән чыгару сәбәпле, россиялеләр...

Россиядә бер ел эчендә китап сату ике тапкырга арткан. Бу чит ил кинопремьераларын гамәлдән чыгару белән бәйле. Бу хакта РИА Новости яза.
«Чит ил кинопремьераларын гамәлдән чыгару сәбәпле, россиялеләр китап укуга күбрәк вакыт бирә башлады. Март аенда китаплар сату 75 процентка артты. Безнең илдә яшәүчеләр психология һәм үз - үзеңне үстерү буенча китаплар, шулай ук бергәләп гаилә белән уку өчен балалар әдәбиятын сайлыйлар», - диелә хәбәрдә.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, психология һәм үз-үзеңә ярдәм итү буенча әдәбият иң популяр китаплар рәтендә йөри. Шулай ук ата-аналар балалар өчен кинокартиналар мотивлары буенча китаплар сатып ала башладылар.  Классик әдәбиятының популярлыгы да арта, диелә хәбәрдә.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-kitap-ukucylar-sany-artkan-5852772

Комментарийлар