Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә йод белән баетылган тоз гына сатыла башларга мөмкин

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерли башлаган канун проекты нигезендә Россиядәге барлык тозны да йод белән баетырга мөмкиннәр.Әлеге чараны кулланырга җыенуның төп сәбәбе – халыктагы йод дефицит...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерли башлаган канун проекты нигезендә Россиядәге барлык тозны да йод белән баетырга мөмкиннәр.
24629681
Әлеге чараны кулланырга җыенуның төп сәбәбе – халыктагы йод дефициты.
Бу уңайдан Эндокринология фән үзәге тарафыннан әзерләнгән мәгълүматлар буенча, кеше тәүлегенә кимендә 150-250 микрограмм йод кулланырга тиеш булса, Россиядә бу сан 80-100 мкг гына тәшкил итә икән.
Дөньяның 110 илендә тозны һәр җирдә йод белән баету турындагы канун эшләп килә икән инде. Элеккеге СССР территориясенә кергән илләр арасында Россия белән Украинада гына йод кушылмаган тоз сатыла.

Комментарийлар