Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты

«АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ«Бәяләр барлык модель...

«АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Россия. Казань. 21.12.2017 - Вручение автомобилей лицам пострадавшим на производстве (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ
«Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне арттыра», – дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2017 ел башында «АвтоВАЗ» шулай ук LADA автомобильләренә бәяләрне күтәргән иде. Ул вакытта барлык модельләр дә 1,5-3 процентка кыйммәтләнде.
«АвтоВАЗ» төркеме Renault-Nissan-Mitsubishi альянсына керә һәм LADA, Renault, Nissan, Datsun брендлары астында автомобильләр эшләп чыгара. Төркемнең җитештерү мәйданчыклары Тольятти һәм Ижауда урнашкан.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар