Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә ипотеканы 75 елга алырга мөмкин булачак

Россиядә хәзер ипотеканың түләү срогын 75 елга кадәр җиткереп булачак. Фото: mol-kchr.ruБанклар шундый тәкъдим белән элек алган ипотекаларын түли алмаучыларга чыккан. Озакка сузылган сроклы ипотеканы...

Россиядә хәзер ипотеканың түләү срогын 75 елга кадәр җиткереп булачак.
1427402077_5a61d31ed794cb758475f6c89477dfed_xl Фото: mol-kchr.ru
Банклар шундый тәкъдим белән элек алган ипотекаларын түли алмаучыларга чыккан. Озакка сузылган сроклы ипотеканың ай саен түли торган суммасы кимрәк булачак. Аны гомер буена сузып түләргә мөмкин. Үзең түләп бетерә алмаган очракта балалар һәм оныклар бу эшне дәвам итә алачак. Ләкин, бу елларда түләнгән процентлар суммасы шактый булачак. Ипотека кредиты буенча түләнгән процентлар суммасы хәтта тагын ике-өч фатирга җитәрлек җыелачак, ди белгечләр.
Закон каршы килмәсә дә, гади халыкка озын сроклы ипотеканы тәкъдим итәргә әле банклар ашыкмый. Беренче чиратта бу мөмкинлектән файдаланучылар төрле сәбәпләр аркасында элек алган ипотека буенча түләүләрен вакытында биреп бара алмаучылар һәм ипотеканы валютада алып, хәзер курсның «тозагына» эләгүчеләр генә булачак, дип яза Российская газета сайты.

Комментарийлар