
"Финанслау җитмәү сәбәпле, 2016 ел ахырында интернетка коллектив керү пунктлары барысы да диярлек ябылачак дип уйлыйм", - диде ул һәм карар һәр пункт буенча аерым кабул ителәчәк дип ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, сүз бигрәк тә 50 меңнән артык яшәүчесе булган торак пунктлар турында бара. Аларда 2016 елның ахырына хәтле ябылып бетәчәк. Интернетка коллектив керү пунктлары башка элемтә ысулы булмаган кечкенә торак пунктларда гына калачак диде министр.
Комментарийлар