Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә биш өлкәдә коррупция очраклары аеруча күп

Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев коррупциягә каршы көрәш Советы президиумы утырышында коррупция очраклары аеруча күп очраган өлкәләрне атады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.Минист...

Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев коррупциягә каршы көрәш Советы президиумы утырышында коррупция очраклары аеруча күп очраган өлкәләрне атады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
1461306087_1879132746
Министр әлеге мәгълүматларны хокук саклау органнарының бюджет акчаларын максатчан кулланмау һәм урлауга каршы көрәш алып бару эшенә багышланган докладында китерә. Әлеге өлкәләргә төзелеш һәм юлларны тоту, дәүләт сатып алу, мәгариф, сәламәтлек, фән һәм мәдәният тармаклары керүен дә билгеләп үтә ул.
Моннан тыш, Колокольцев коррупцияне кисәтү юллары һәм хокук саклаучыларның төбәк хакимиятләре белән хезмәттәшлеге турында да сөйли. Утырыш вакытында шулай ук коррупцияле гамәлләрдән килгән зыянны кайтарту турында, беренче чиратта, дәүләткә законсыз алынган мөлкәтне кайтару турында сөйләшү була.
 

Комментарийлар