Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә беренче “оча торган автомобиль” кайчан чыгачак?

Пассажирлар һәм йөк ташу өчен вертикаль очыштагы автомобиль эшчәнлегенә Перспективалы тикшеренүләр фонды 3 млн акча бүлеп биргән. Россиядә беренче “оча торган автомобиль” 2021 елда барлыкка киләчәк, д...

Пассажирлар һәм йөк ташу өчен вертикаль очыштагы автомобиль эшчәнлегенә Перспективалы тикшеренүләр фонды 3 млн акча бүлеп биргән.
Россиядә беренче “оча торган автомобиль” 2021 елда барлыкка киләчәк, дип белдергән “Интерфакс”ка Перспективалы тикшеренүләр фонды директоры Юрий Баженов.
Хәзерге вакытта әлеге компания проектны эшли.
“Көтәргә була, яңа типтагы очу аппаратын булдыру якынча 2020−2021 елларда төгәлләнә”, дип шәрехләгән Баженов.
Очу аппаратында 500 килограммга кадәр йөк алып булачак, дигән Баженов. Әмма самолет җирдән кул белән дә һәм пилотсыз идарә итүгә дә көйләнгән булырга тиеш.
 
Татар-информ

Комментарийлар