Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә Барби курчагын сату тыелырга мөмкин

Россиядә дини сәбәпләр аркасында, Барби курчагын сатуны тыярга мөмкиннәр. Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе сату алдыннан уенчыкларга мәҗбүри психолого-педагогик эксертиза үтк...

Россиядә дини сәбәпләр аркасында, Барби курчагын сатуны тыярга мөмкиннәр.
BCJF49A
Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе сату алдыннан уенчыкларга мәҗбүри психолого-педагогик эксертиза үткәргән вакытта дини аспектны истә тотарга тәкъдим итә. Алар “Уенчыкларның куркынычсызлыгы турында”гы техник регламентка төзәтмәләр проектына үз бәяләмәсен керткән, дип яза “Известия”.
Ассоциация вәкилләре мисал итеп балалар өчен Barbie курчагын китергән. Ул Европа стандартлары буенча ачык киемнәр кигән һәм мөселман дөньясы кагыйдәләренә туры килми. Ә бу “балаларның әхлакый-рухи иминлегенә” йогынты ясарга мөмкин дип уйлый алар.
Хәзерге вакытта төзәтмәләр проекты турында фикер алышулар бара, ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Комментарийлар