Логотип «Мәйдан» журналы

Россия укучылары бүген БДИ тапшыра

Бүген, 27 майда, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы старт алды. Быел ил буйлап 750 мең кеше сынау тапшыра. Аларның 640 меңе мәктәпне быел тәмамлаучылар.Имтиханнар һәр төбәктә дә уза. Шул исә...


Бүген, 27 майда, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы старт алды. Быел ил буйлап 750 мең кеше сынау тапшыра. Аларның 640 меңе мәктәпне быел тәмамлаучылар.



i (7)
Имтиханнар һәр төбәктә дә уза. Шул исәптән, Кырым белән Севастопольдә дә. Гомумән алганда, имтихан тапшыру өчен 5700 пункт әзерләнгән. Имтиханнарның барышын 1000 федераль иҗтимагый күзәтүче һәм 2000 онлайн-күзәтүче карап торачак. Имтиханнар уздырылган барлык аудиторияләргә дә видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган. Шуларның 83 %ы онлайн режимда эшли.
Бердәм дәүләт имтиханнары 14 предмет буенча, резерв көннәрне дә кертеп, 27 май – 30 июнь аралыгында уза. Мәҗбүри фәннәр – рус теле һәм математика. Аттестат алу өчен аларның икесен дә тапшырырга кирәк.
Сайлап алынучы имтиханнар арасында иң киң таралганы – җәмгыять белеме. Аны имтихан тапшыручыларның 59 %ы сайлаган. Аннан соң физика – 28 %, тарих – 23 %, биология – 21 %, химия – 13 %, инглиз теле – 12 %, информатика – 10 %, әдәбият – 8 %, география – 4 % фәннәре килә.
Бүген Татарстанда сайлап алынган фәннәр – географиядән – 164 һәм әдәбияттан 945 укучы имтихан тапшыра. Әдәбияттан имтиханны тапшыру өчен 3 сәгать 55 минут, ә география өчен төгәл 3 сәгать вакыт каралган. Татарстанда әлеге имтиханнар өчен 17 пункт каралган. Әдәбият өчен минималь балл – 32, ә географиягә – 37. Нәтиҗәләр 8 июньдә билгеле була.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар