Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Транспорт министрлыгы Казанда парковканың сәгате 46 сум булырга тиеш дип санаган

Россия Транспорт министрлыгының түләүле парковкалар турындагы боерыгы дөнья күргән. Анда Татарстан (беренче чиратта, Казан) өчен түләүле парковка бәясен сәгатенә 46 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ит...

Россия Транспорт министрлыгының түләүле парковкалар турындагы боерыгы дөнья күргән.
Анда Татарстан (беренче чиратта, Казан) өчен түләүле парковка бәясен сәгатенә 46 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Министрлыкның рәсми порталында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
Әлеге бәя машиналар белән тулган парковкалар өчен тәкъдим ителә, автомобильләр саны кимү белән бәя дә кими. Әйтик, парковка машиналар белән 89 процентка тулган очракта аның бәясе сәгатенә – 23 сум, 85 проценттан кимрәк булса 0 сум тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта Казанда парковка бәясе сәгатенә 30-70 сум тәшкил итә.
 
Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/14/169639/

Комментарийлар