Логотип «Мәйдан» журналы

Россия сыйфат системасы балалар ризыклары өчен яңа ГОСТ әзерләгән

Россия сыйфат системасы балалар ризыгына карата көчәйтелгән таләпләр урын алган яңа ГОСТ әзерләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.Яңа стандартлар Россия товарларына да, чит илдән кертелгән продукц...

Россия сыйфат системасы балалар ризыгына карата көчәйтелгән таләпләр урын алган яңа ГОСТ әзерләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Яңа стандартлар Россия товарларына да, чит илдән кертелгән продукциягә дә кагылачак, дип яза «Известия» газетасы.
Газета билгеләп үткәнчә, гамәлдәге ГОСТ коры катнашмаларның составы һәм тикшерү методикасына карата гомуми таләпләр генә белдерә. Яңа кагыйдәләр исә балалар ризыгын тикшерүгә карата көчәйтелгән таләпләр билгели. Мондый чаралар коры катнашманы үз составы буенча күкрәк сөтенә якынайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңа кагыйдәләрдә балалар ризыгының сыйфатын контрольдә тоту буенча хәзерге нормативлар һәм процедуралар сакланачак, дип яза «Известия». Бүгенге көндә белгечләр аккредитацияләнгән контроль алымнары гына куллана, ә ГОСТ тарафыннан күздә тотылмаган процедуралардан файдалану тыела.
Россия Сыйфат системасы яңа ГОСТны 2018 елның ахырында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә балалар ризыгының сыйфатына тикшерү үткәргәннән соң әзерләгән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, коры катнашмалардагы файдалы матдәләр һәм витаминнарның чынлыктагы күләме товар этикеткасында күрсәтелгән дәрәҗәгә туры килми.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/29/183525/

Комментарийлар