Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Спорт министрлыгы бетерелергә мөмкин

Россия Спорт министрлыгы бетерелергә мөмкин, дип яза «Советский спорт» РФ Хөкүмәте аппаратына сылтама белән. Спорт министрлыгы, Россия туризм буенча федераль агентлык һәм Россия яшьләр эшләре буе...

Россия Спорт министрлыгы бетерелергә мөмкин, дип яза «Советский спорт» РФ Хөкүмәте аппаратына сылтама белән.
a006
 
Спорт министрлыгы, Россия туризм буенча федераль агентлык һәм Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык функцияләрен турыдан-туры Хөкүмәткә буйсына торган бердәм агентлык карамагына бирмәкчеләр. Әлегә агентлыкны кем җитәкләячәге билгеле түгел.
Искәртеп үтик: хәзерге министрлык 2012 елда гамәлгә куелган. Элек ул Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы исемен йөртә иде.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар