Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә иртәгә гражданнарны көтәләр

23 декабрьдә Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар аерым мәсьәләләр буенча кабул ителәчәк. “Медицина хезмәте күрсәтү, кышкы чорда дару препаратлары белән тәэми...

23 декабрьдә Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар аерым мәсьәләләр буенча кабул ителәчәк.
1_60_0
“Медицина хезмәте күрсәтү, кышкы чорда дару препаратлары белән тәэминат” темасына гражданнар Казанның Кремль урамындагы 12/20 нче йорттагы кабул итү бүлмәсенә сәгать иртәнге 10нан 12гә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта Татарстан буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте игълан итә.
Аерым алганда, халык белән очрашуга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Сергей Осипов белән урынбасар Фәридә Яркәева киләчәк.
Кабул ителү өчен алдан түбәндәге телефон номерына шалтыратып язылырга кирәк була: (843) 221-80-36.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар