Логотип «Мәйдан» журналы

Риодагы Олимпиададан Россия җыелма командасын читләштерергә ниятлиләр

21 июнь көнне Лозаннада узачак Халыкара Олимпия комитеты Советында шул турында фикер алышырга ниятлиләр. 18 июнь көнне Халыкара Олимпия комитеты IAAFның Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясен читләшт...

21 июнь көнне Лозаннада узачак Халыкара Олимпия комитеты Советында шул турында фикер алышырга ниятлиләр. 
big_1442905899_2988790
18 июнь көнне Халыкара Олимпия комитеты IAAFның Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясен читләштерүне үз көчендә калдырган карарын хуплаган иде. Шунда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Олимпиадада катнашудан мәхрүм калырга мөмкин спортчылар өчен көрәшергә вәгъдә итте.

РФ спорт министры Виталий Мутко сүзләренчә, Халыкара Олимпия комитеты белдерүләреннән чыгып хөкем иткәндә, Россия җиңел атлетчыларының август аенда Риода узачак Олимпиадада катнашу мөмкинлекләре юк. Шуңа да карамастан, Мутко сүзләренчә, Россия барыбер "ахыргача көрәшәчәк".

 
Чыганак: Татар-информ ИА.

Комментарийлар