Логотип «Мәйдан» журналы

Россия җыелма командасы матчларына җанатарлар биш сумга оча алачак

Россия җанатарлары футбол буенча дөнья чемпионатына - һәр якка 5әр сумнан - 10 сумга барып кайтып алачак.Шул рәвешле "Аэрофлот" футбол буенча милли җыелма командасына ярдәм итәргә уйлаган. Мондый башл...

Россия җанатарлары футбол буенча дөнья чемпионатына - һәр якка 5әр сумнан - 10 сумга барып кайтып алачак.
Шул рәвешле "Аэрофлот" футбол буенча милли җыелма командасына ярдәм итәргә уйлаган. Мондый башлангычны Россия президенты белән очрашу вакытында авиакомпаниянең генераль директоры Виталий Савельев тәкъдим иткән.
Президент әлеге инициативаны хуплаган.
5 сумга матчларга очарга мөмкин булган аэропортлар исемлегенә "Бигеш" тә кертелгән. Төп шарт: уенга керү өчен билет һәм җанатар паспорты булу.
"Бу тариф РФ эчендәге Россия җыелмасы уеннары узган шәһәрләргә һәм кирегә маршрутларда гамәлдә булачак. Аның буенча Мәскәүдә 14 июньдә, Санкт-Петербургта 19 июньдә, Самарада 25 июньдә узачак матчларга, шулай ук, Россия җыелмасы уңышлы чыгыш ясаган очракта, "плей-офф" стадиясе матчларына очып булачак", - диелә "Аэрофлот" сайтында.
 

Комментарийлар