Логотип «Мәйдан» журналы

Россия балалары өчен Болгариягә виза түләүсез булачак

Россиянең 16 яше тулмаган балалары өчен Болгариягә виза түләүсез булачак. Әлеге чара Болгария курортларына баручы Россия балаларының санын арттырырга булышачак.Бу яңалыкны Болгариянең туризм министры...


Россиянең 16 яше тулмаган балалары өчен Болгариягә виза түләүсез булачак. Әлеге чара Болгария курортларына баручы Россия балаларының санын арттырырга булышачак.



5_11-1
Бу яңалыкны Болгариянең туризм министры Николина Ангелкова җиткергән. "Шул ук вакытта башка социаль төркемнәргә дә виза буенча ташламалар ясау буенча эш алып барыла", – дигән министр.
Тагын бер яңалык – 1 февральдән Болгариядә махсус Россия халкы өчен бердәм телефон номеры эшли башлый. Әлеге телефон линиясе буенча шалтыратып, Россиянең һәр кешесе Болгариянең туризм белән бәйле булган сорауларын җиткерә ала һәм аңа русча җавап биреләчәк. Беренче атнада линия тест режимында эшли.

 
Интертат

Комментарийлар