Логотип «Мәйдан» журналы

«Рольләрне башкаручылар» һәвәскәр театрлар фестиваленә Россиянең бөтен театрлары җыелачак

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Рольләрне башкаручылар-2019» Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фестивале узачак. 6-10 март көннәрендә спектакльләр Яр Чаллы татар дәүләт драма театры һәм "Ключ" яшьләр...

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Рольләрне башкаручылар-2019» Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фестивале узачак. 6-10 март көннәрендә спектакльләр Яр Чаллы татар дәүләт драма театры һәм "Ключ" яшьләр театры сәхнәләрендә узачак. Бу хакта бүген "Ключ" театрының сәнгать җитәкчесе һәм фестивальне оештыручы Софья Федекина сөйләде.

Фестивальдә бөтен Россиядән 19 театр коллективы катнашачак. 6 март көнне "Дебют көне" программасы кысаларында Чаллы, Казан, Омск, Калуга, Ижау театр студияләренең тугыз балалар һәм яшүсмерләр спектакле күрсәтеләчәк. 7-10 мартта «Төп программа»да Екатеринбург, Пермь, Ижау, Санкт-Петербург, Орел һәм башка танылган яшьләр театрларының 16 спектакле тәкъдим ителәчәк. "Дебют көне" спектакленә билет бәясе – 200-300 сум, ә «Төп программа» спектакльләренә 300дән 500 сумга кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (965) 621 81 04 һәм 8 (937) 300 87 72.

http://nabchelny.ru/

 

Комментарийлар