Логотип «Мәйдан» журналы

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге нәтиҗәләре билгеле

Җиңүчеләрне шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм сертификатларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясе:

I урын. «Әллә юри, әллә чын» – Айгөл Әхмәтгалиева (псевдоним - Галәм);

II урын. «Тылсымлы пароль» – Гөлүсә Батталова (псевдоним - Айтишник Вахит);

III урын. «Аҗдаһаны җиңәр мәхәббәт» – Әлфис Гаязов (псевдоним - Суварлы).

Иң яхшы комикс (сюжеты иллюстрацияләр белән сөйләнгән хикәя):

I урын. «Кем җинде икән?» – Дилә Гыйльметдинова;

II урын. «Өрәкле йорт» – Сәлимә Аскарова (текст авторы һәм рәссам) һәм Елизавета Буланкина (коллектив псевдонимы - Укулеле);

III урын. «Әти патефон алды» – Азалия Ибраһимова (псевдоним - Йолдыз)

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» (повесть, хикәя) номинациясе:

I урын. «Мәдинә нигә елый?» хикәясе – Ләлә Гыймадиева (псевдоним - Каплан);

II урын. «Шакмак туп» повесте – Лилия Сираева (псевдоним - Дус);

III урын. «Туган көн» повесте – Галимҗан Гыйльманов (псевдоним - Җан).

«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма) номинациясе:

I урын. «Төшләрем» шигырьләр циклы – Гөлназ Хәйруллина (псевдоним - Гөл);

II урын «Йомгак кая качкан?» шигырьләр циклы – Илдус Диндаров (псевдоним - Әнсар Морат);

III урын. «Төнбоек» шигырьләр циклы – Ленар Шәехов.

Конкурска барлыгы 135 эш кергән. Быел авторларның эшләре псевдоним белән кабул ителгән.

 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/robert-minnullin-isemendage-adabi-konkurs-laureatlary-bulaklande-5879416

Фото:Салават Камалетдинов

 

Галерея

Комментарийлар