Логотип «Мәйдан» журналы

Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте

Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте. Бу хакта берлекнең XIX съездында игълан итте.Съезд Халыклар дуслыгы йортында уза. Аның эшендә ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтши...

Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте
Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте. Бу хакта берлекнең XIX съездында игълан итте.
Съезд Халыклар дуслыгы йортында уза. Аның эшендә ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
ТР журналистлар берлегендә бүген 1100 әгъза исәпләнә. Римма Ратрикоа берлек белән 1995 елдан бирле җитәкчелек итте.
100 ел элек, 1918 елның 21 декабрендә Казанның “Эш”, “Знамя революции”, “Канаш” газеталарында эшләүче журналистларның гомуми җыелышы уза. Алар вакытлы бюро булдырып, урта эшчәнлек принципларында һөнәри, социаль һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклау турында килешә. Шул рәвешле, 26 декабрьдә берлеккә нигез салына.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179437/

Комментарийлар