Логотип «Мәйдан» журналы

Римма Ратникова татарстанлылар «Тоталь диктант»ны яхшы язар дип өметләнә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова беренче тапкыр «Тоталь диктант» проектының дикторы булды. Ул казанлыларга әдәби тәнкыйтьче Павел Басинский акция өчен махсус язган «Ловец душ» дигән э...

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова беренче тапкыр «Тоталь диктант» проектының дикторы булды. Ул казанлыларга әдәби тәнкыйтьче Павел Басинский акция өчен махсус язган «Ловец душ» дигән эссе укыды.
Римма Ратникова татарстанлылар «Тоталь диктант»ны яхшы язар дип өметләнә
«Татарстан өчен бу гаять мөһим. Мондый диктантлар – татарстанлыларның рус телен яхшы белүенә дәлил. Безгә кайчагында рус теленә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирмисез дип, шелтә белдерәләр», - дип искәртте Римма Ратникова.

«Бирегә үз-үзенә ышанган кешеләр җыелган, алар бу диктантны яхшы язачак. Минем төркемдә диктантны «5»легә генә язучылар күп булыр, дип уйлыйм. Мин аларга аңлаешлы итеп укырга тырышачакмын», - диде ул.
Диктантны «5»ле билгеләренә генә язган татарстанлыларга Павел Басинскийның имзасы куелган китабы тапшырылачак һәм алар Татарстанда Рус теле көненә багышланган бәйрәм концертында катнашу бәхетенә ирешәчәк.

«Тоталь диктант» - рус теле буенча ирекле диктант форматында ел саен үткәрелә торган халыкара белем бирү акциясе. Быел әдәби тәнкыйтьче һәм язучы Павел Басинский акция өчен махсус дүрт эссе язган. «Ловец душ» тексты Николай Гогольгә багышланган.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/13/184464/

Комментарийлар