Логотип «Мәйдан» журналы

Республикада инженер-техник кадрларның квалификациясен күтәрү курслары эшли башлады

Казан дәүләт аграр университетының "Механизация институты" базасында  республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады. Бу турыда ТР...

Казан дәүләт аграр университетының "Механизация институты" базасында  республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады.
Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укырга килүчеләр алдында Казан дәүләт аграр университетының тәҗрибәле мөгаллимнәре, төп дилерлар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре чыгышлар ясыйлар.
Уку программасына авыл хуҗалыгы техникасы агрегатларын, шулай ук терлекчелек җайланмаларын файдалану һәм торгызу технологияләре; машина-трактор паркын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү алымнары; авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм хезмәтне саклау буенча теоретик һәм практик дәресләр кергән.
Соңыннан йомгаклау зачетларын уңышлы биргән инженер-механиклар квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык алалар.
Курслар 21 гыйнвардан 8 февральгә кадәр өч потокта түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Р. Гареев ур., 62(Ферма-2), тыңлаучыларны теркәү 8.30 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр бара. Уку түләүсез.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179423/

Комментарийлар