Логотип «Мәйдан» журналы

Республика халкына "Татарстанда яшәүче картасы" тапшырылачак

 13 октябрьдә Яшел Үзәндә «Татарстанда яшәүче картасы» дигән яңа проект старт ала.Проектны презентацияләү чарасында “Россия Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф белән Татарстан Президенты Рөст...

 
13 октябрьдә Яшел Үзәндә «Татарстанда яшәүче картасы» дигән яңа проект старт ала.
qLzr8HDH_xg
Проектны презентацияләү чарасында “Россия Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
«Татарстанда яшәүче картасы» гадәти пластик картаны хәтерләтә. Ул үз эченә түләү, социаль, транспорт кушымталарын һәм карта хуҗасының электрон имзасын ала. Карта ярдәмендә төрле медицина, социаль һәм транспорт сервисларыннан, башка дәүләт хезмәтләреннән файдалану уңайлырак булачак. Проектның максаты - дәүләт, муниципаль һәм социаль мөһим хезмәтләр күрсәткәндә заманча мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү һәм хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлеген арттыру. Ул 18 яшьтән өлкән булган һәр кешегә бушка һәм теләге буенча бирелә.
 
 
http://shahrikazan.com

Комментарийлар