Логотип «Мәйдан» журналы

Республика клиник хастаханәсенең транспорт паркына “АНСАТ” вертолеты өстәлде

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган “АНСАТ” вертолеты тапшырылды.Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән вертолетл...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган “АНСАТ” вертолеты тапшырылды.
Clipboard38
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән вертолетларның Россиядә әлегә башка аналогы юк. “АНСАТ” сәгатенә 275 км тизлек белән тукталышсыз 500 км га кадәр оча ала. Медицина модульле беренче серияле сертификацияләнгән вертолетта пациентны хастаханәгә илткәнче реанимация, интенсив терапия ярдәме күрсәтү, организм эшчәнлегенең төп функцияләрен мониторинглау мөмкинлеге бар. Вертолет 7 кешегә исәпләнгән.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин билгеләп үткәнчә, вертолетның 500 км арага ягулык өстәмичә очып барып җитә алырлык булуы мөһим, чөнки туктап торулар барыбер күпмедер вакытны сарыф итә. Ә пациентның гомерен коткарып калу өчен, санаулы минутлар да алтын бәһасенә торырга мөмкин. “Авыру янына никадәр тизрәк барып җитсәк, нәтиҗәле ярдәм дә шулкадәр тизрәк күрсәтеләчәк. “Алтын сәгать” дигән төшенчә кысаларында беренчел ярдәм күрсәтелсә, исән калу мөмкинлеге дә зуррак”, - ди ул.
“Казан вертолет заводы” ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай безнең ил медицинасына очучы реанимация хезмәтләре бик кирәк булуын ассызыклады. “Безнең медицинада вертолетлар җитми дип фикер алышкан бар иде инде, шуңа күрә моңа тотындык”, - диде ул. Аның сүзләренчә, бюджет елы авыр булуга карамастан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финас чаралары бүлеп биргән.
“АНСАТ” тулысынча Казан вертолет заводында эшләнгән. Двигательләре генә чит илдән. Вадим Лигай әйтүенчә, вертолетта композит материаллар күп, идарә системасында югары технологияләр файдаланган. Гендиректор сүзләренә караганда, вертолетларны башка төбәкләр өчен дә эшләү ниятләнә. “Бу Россиянең башка субъектлары өчен матур үрнәк. Без хәзер Россиянең Сәламәтлек саклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары белән аны башка төбәкләргә дә тарату турында сүз алып барабыз”, - дип белдерде гендиректор. “АНСАТ” вертолетының бәясе 217 млн сум тәшкил итә. “Бу вертолет универсаль, әгәр медицина ярдәме күрсәтү модулен салдырсаң, ул пассажир вертолетка әйләнә. Әгәр утыргычларны алсаң, йөк ташу өчен кулланыла ала”, - диде Лигай.
Вадим Лигай билгеләп үткәнчә, “АНСАТ” вертолеты башка структуралар өчен дә эшләнергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өйрәнүләр өчен “АНСАТ” вертолеты бар. Эчке эшләр министрлыгы заказы буенча да махсус шундый вертолет әзерләнә.
Вертолет ачкычын тапшыру тантанасында катнашкан Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Игорь Каграманян медицина ярдәме үтемлелеге һәм сыйфатының әһәмиятле мәсьәлә булуын ассызыклады. “Без пациентларга ашыгыч ярдәмне вакытында күрсәтү турында күп сөйлибез. Быел ашыгыч медицина хезмәте паркын яңарту гамәлгә ашырыла. Ел азагына кадәр төбәкләргә 1800 заманча автомобильләр кайтарылачак. Без илебез төбәкләрендә санитар авиациядә үз илебездә җитештерелгән җиңел вертолет моделе барлыкка килү турында озак хыялландык. Медицина модульләре белән Ми-8 вертолетлары да яхшы. Әмма кайбер очракта җиңел вертолетлар булуы кирәк, һәм менә ул безнең күз алдында”, - дип белдерде Игорь Каграманян. Ул вертолетны сынап караганын, аның пациент һәм табиблар өчен дә уңайлы булуын шәрехләде. “Татарстан җитәкчелегенә, Президентына сәламәтлек саклау системасы үсешенә җитди игътибар бирелүе өчен рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Игорь Каграманян.
Ул хәзерге вакытта федераль министрлыкның, Россия Сәнәгать министрлыгы белән берлектә, мондый вертолетларның башка төбәкләрдә дә кулланылуы турында сүз алып барылуын билгеләп узды.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин мондый җиңел вертолетның республика Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен эшләнүендә Президент Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур булуын билгеләп үтте.
Вадим Лигай ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен вертолет җитештерүдә Татарстанның башка төбәкләр арасында беренче булуын билгеләп узды. Аннан соң ул Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллинга ачкыч тапшырды. Соңгысы, үз чиратында, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар