Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Харис: Шигырь яза башлаганчы рәсем ясау сәләте беренчерәк ачылды

25 август 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее күргәзмәләр залында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябыла. Шагыйрь сүзләренчә, шигырь яза башлаганчы, ул рәсем яс...

25 август 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее күргәзмәләр залында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябыла. Шагыйрь сүзләренчә, шигырь яза башлаганчы, ул рәсем ясау белән мавыккан.

«Шигырь язмаган вакытта табигатькә карап, рәсемнәр дә ясыйм. Үзенчәлеге шунда — графиктан тыш, акварель белән ясалган рәсемнәр дә урын алды. Рәсемне үзлегемнән ясыйм, махсус укымадым. Шигырь яза башлаганчы рәсем ясау сәләте беренчерәк ачылды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, «Шигырь язган каләм белән» дип аталган яңа күргәзмә бик үзенчәлекле. «Күргәзмә июнь–август айларында эшләде, музейга килүчеләр аны зур кызыксыну белән карады», — дип әйтте ул.
Ренат Харисның график эшләреннән күргәзмә төрле елларда Максим Горький әдәби-мемориаль музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә оештырылган. Эшләр шагыйрьнең «Шигырь язган каләм белән» шигъри җыентыгында да урын алган. Автор рәсемнәрен мөстәкыйль сәнгать әсәрләре дип санамый, шуңа күрә аларга шигъри юллар өсти», — ди директор.
Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәрләре күргәзмә ябылышына сынлы сәнгатьне сөючеләрне, Ренат Харисның шигъриятенә мөккибән булганнарны чакырып кала.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Рамил Гали/архив


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/24-08-2021/renat-haris-shigyr-yaza-bashlaganchy-r-sem-yasau-s-l-te-berencher-k-achyldy-5834875

Комментарийлар