Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Акчурин турында фильм күрсәтелә

25 октябрь көнне 15.10 сәгатьтә «Россия-Культура» федераль каналында танылган хирург Ренат Акчурин турында «Йөрәккә якын» («Близко к сердцу») фильмы күрсәтеләчәк.Проект авторлары – Фәридә Корбангалиев...



25 октябрь көнне 15.10 сәгатьтә «Россия-Культура» федераль каналында танылган хирург Ренат Акчурин турында «Йөрәккә якын» («Близко к сердцу») фильмы күрсәтеләчәк.


wr-720.sh-18
Проект авторлары – Фәридә Корбангалиева, Денис Красильников, Ләйсән Ситдыйкова.

Фильм хирургның юбилеена дип әзерләнгән булган. Бу елның апрелендә аңа 70 яшь тулды. Танылган табиб турындагы фильмны Мәскәү халкы шул вакытта ук күреп өлгергән инде. Июньдә аны Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев махсус Мәскәүгә барып караган.
«Йөрәккә якын» фильмы — Россия, Перу, АКШ һәм башка илләрдә яшәүче меңгә якын кешенең гомерен саклап калган алтын куллы хирург турында. Биредә Ренат Акчуринның иң катлаулы, уникаль операцияләрдән соң исән калган пациентларының бүгенге тормышы күрсәтелгән. Кайберләрен фильм төшерүчеләргә шактый озак эзләргә туры килгән.

 
http://www.shahrikazan.com

Комментарийлар