Логотип «Мәйдан» журналы

Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган татар каһарманы Гази Заһитовка һәйкәл ачыла

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә һәйкәл ачыла. Ул «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган. Чара...

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә һәйкәл ачыла. Ул «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган. Чара 20 август 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
Һәйкәл ачылу турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов сөйләде.
«Гази Заһитов туган ягына 1946 елның җәендә кайта. Аның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи. Авылдашлары аның батырлыгы турында 1964 елның 30 апрелендә генә, „Комсомольская правда“ газетасында язылган „Знаменосцы“ мәкаләсеннән белде, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел булган иде», — диде ул.
Айрат Заһитов әйтүенчә, «Биш каһарман» комплексы Мишкә районында туган Бөек Ватан сугышының биш каһарманына багышлана. Экспозициядә Советлар Союзы Геройлары — Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков, Егор Орсаев һәм халык Герое — Гази Заһитов турында бәян итүче китаплар белән танышып булачак.
«Мемориаль комплекс, беренче чиратта, киләчәк буын — балаларыбыз өчен кирәк. Әби-бабаларыбызның батырлыкларын онытмасыннар, һәрчак искә алсыннар иде», — диде ул.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәте даны музее архивы


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/18-08-2021/reyhstagka-i-bayragyn-kadagan-tatar-ka-armany-gazi-za-itovka-yk-l-achyla-5834222

Комментарийлар