Логотип «Мәйдан» журналы

Регионнарда Татар мәгърифәте көннәре башлана

Милли мәгариф өлкәсендә идарә итү, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу һәм Россия Федерациясенең субъектларында яшәүче татар халкына мәдәни-мәгариф үсешендә ярдәм итү максатыннан, 2016 елның ноя...

Милли мәгариф өлкәсендә идарә итү, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу һәм Россия Федерациясенең субъектларында яшәүче татар халкына мәдәни-мәгариф үсешендә ярдәм итү максатыннан, 2016 елның ноябрь-декабрь айларында Татар мәгърифәте көннәре үткәрелә.
tatary7
Чаралар Марий Эл, Мордовия Республикаларында, Оренбург һәм Пенза өлкәләрендә узачак.
Аларда хакимият органнары вәкилләре, татар этномәдәни эчтәлекле программаларны гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, иҗтимагый оешма вәкилләре һ.б. катнашачак.
Бу көннәрдә пленар һәм секция утырышлары, мастер-класслар, татар этномәдәни мәгарифе һәм регионара хезмәттәшлек буенча түгәрәк өстәлләр оештыру планлаштырылган.
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм башка субъектларның министрлыклары һәм аерым мәгариф идарәләре арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелачак.

Комментарийлар