Логотип «Мәйдан» журналы

Реанимациядә ятучылар янына керергә рөхсәт итәчәкләр

Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янында даими булырга яки кереп авыруның хәлен белергә рөхсәт ителәчәк. РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу хокукны кануни нигездә беркетергә тели. РФ “Сәламә...

Яшәү белән үлем арасында реанимациядә ятучылар янында даими булырга яки кереп авыруның хәлен белергә рөхсәт ителәчәк.
onkocentr
РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу хокукны кануни нигездә беркетергә тели. РФ “Сәламәтлек саклау нигезләре турында”гы Законга үзгәрешләр кертел­сә, хастаханәләрнең реа­нима­циясен­дә яки интенсив терапия бүлмәләрендә яткан авы­руның янына аның якыннары керә алачак.
Бу рөхсәт чирле балаларның әти-әни­лә­ренә яки хокукый вәкиллә­ренә кагыла. РФ Дәүләт Ду­масының “Справедливая Рос­сия” депатуты Николай Герасименко аңлатуынча, реанимациядәге авыру яны­на керүне закон тыймый, әмма хастаханәгә керү-кер­мәү тәртибен һәр медицина оешмасы үзе хәл итә. Практика шуны күр­сәтә: бер җир­дә дә реа­нимациягә чит кеше үтеп керә алмый. “Үлем тырнагы астыннан чыга алмыйча азапланган балалары янына әнисен дә, әтисен дә керт­миләр. Баласы янында була алмыйча күпме ата-ана өзгә­ләнә. Бәлки, бу аларның бер­гә булуның соңгы көннә­ре, мизгеллә­ре­дер?! Бәлки, әни­се янында булса, чирле балага җиңелрәк булыр һәм ул савыгыр иде?! Якын кеше­ләргә реанимациягә ке­рүне законлаштырырга ки­рәк”, – дип аңлата депутат. Аның фи­керенчә, ата-ана­ны бала янына кертмәү җәмәгатьчелектә ризасызлык тудыра, бу дә­ва­лауның нәтиҗәсен дә киметә. Документта, бала ничә яшьтә булуына карамастан, аның белән бергә стационарда тагын бер кешесе булырга рөхсәт ителүе һәм моның өчен бернинди дә түләү алын­мавы искәртелгән. Алар­­га йокларга урын би­релергә, ашау белән тәэ­мин ителергә тиеш, дип язылган.


Шуны да искәртергә ки­рәк: чит илләрнең күбе­сендә стационар медицина ярдә­мен алган, шул исәп­тән реанимация, интенсив терапия бүлмәләрендә яткан авыру бала янында булырга аның әти-әни­сенә рөхсәт ителә.



Комментарийлар