Логотип «Мәйдан» журналы

Разил Вәлиев: Татарстан талантлы яшьләрне Мәскәүдә Әдәбият институтында укытачак

Халык шагыйре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев татар әдәбиятын үстерү өчен талантлы яшьләребезне Әдәбият институтларында укыту әһәмиятле дип саный.Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтт...

Халык шагыйре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев татар әдәбиятын үстерү өчен талантлы яшьләребезне Әдәбият институтларында укыту әһәмиятле дип саный.
Разил Вәлиев: Татарстан талантлы яшьләрне Мәскәүдә Әдәбият институтында укытачак
Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“Казанга Горький исемендәге әдәбият институтының ректоры Алексей Варламов килде. Без очрашып сөйләштек. Анда укыту түләүле. Татарстан яшьләребезне укытырга әзер. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә эш алып бара”, - диде Разил Вәлиев.
Разил Вәлиев фикеренчә, безгә әдәби тәрҗемәчеләр кирәк. Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр әзерләнүе дә бик әһәмиятле.
“Ун-унбиш егет-кызны җибәрсәк, әдәбиятка бик файда булыр иде”, - диде ул.
Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186747/

Комментарийлар