Логотип «Мәйдан» журналы

Пычранып каткан табаны ничек ялтыратырга?

Пычранган таба һәм кәстрүлләрне чистартуның җиңел генә юлын киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат» язды.Моның өчен кирәк әйберләр: нашатырь спирты, чүп сала торган пакет, ныграгын алыгыз, перчат...



Пычранган таба һәм кәстрүлләрне чистартуның җиңел генә юлын киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат» язды.



skovorodki


Моның өчен кирәк әйберләр:





  • нашатырь спирты,

  • чүп сала торган пакет, ныграгын алыгыз,

  • перчатка һәм битлек.






Чүп сала торган пакетта бер тишек тә булырга тиеш түгел.




Пычрак савытны пакетка салабыз.




Нашатырь спиртын суламас өчен - битлек, кулларны саклау өчен перчатка киябез.




Пычрак таба салынган пакет эченә 50-100 грамм нашатырь спирты салабыз (спиртны савыт зурлыгына карап алабыз).




Пакетны нык итеп бәйлибез. Тагын берничә пакет кидерәбез. нашатырь полиэтилен аша чыкмаслык булсын.




Сак кына итеп, пакетны селкеткәлибез. Нашатырь спирты савытның барлык урыннарына да тисен.




Аннары савыт салынган пакетны балконга яки чоланга чыгарып, бер төнгә калдырып торабыз.




Икенче көнне иртән савытны пакеттан алабыз һәм губка белән чистартабыз. Табага каткан май һәм башка пычрак җиңел генә кубып төшә.




Нашатырь спирты һәм пычрак эзләре төшеп беткәнче, яхшылап чайкыйбыз.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар