Логотип «Мәйдан» журналы

Путинның зур матбугат конференциясе башка көнгә күчерелде

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 22 декабрьдән 23енә күчерелә. Чөнки 22сендә ул Әнкарәдә атып үтерелгән Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов белән хушлашу чарасында...

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 22 декабрьдән 23енә күчерелә.
press-konferenciya-vladimira-putina-1
Чөнки 22сендә ул Әнкарәдә атып үтерелгән Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов белән хушлашу чарасында катнашачак.
Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аңлатуынча, дәүләт башлыгы “еллык зур матбугат конференциясен шушы көнне уздырырга булды”, чөнки ул “матәм чараларында катнашачак”, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.
Шул рәвешле, Россия Президентының зур матбугат конференциясе җомга көнне 23 декабрьдә була, сәгать 12дә башлана.
Журналистларны аккредитацияләү һәм әлеге чараны уздыру шартлары элеккечә кала, дип белдергән Песков.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Комментарийлар