Логотип «Мәйдан» журналы

Путин үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне ике елга салымнардан азат итәргә тәкъдим итте

Владимир Путин үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарны ике елга салымнардан һәм мәҗбүри кертемнәрдән азат итәргә кирәк, дип белдерде дип яза Интерфакс сайты."Без "Бердәм Россия" партиясе форумы кыс...

Владимир Путин үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарны ике елга салымнардан һәм мәҗбүри кертемнәрдән азат итәргә кирәк, дип белдерде дип яза Интерфакс сайты.
Clipboard63
"Без "Бердәм Россия" партиясе форумы кысаларында ОНФ мәйданнарында билгеле бер вакытка, ике елга, үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнарны салымнардан һәм мәҗбүри кертемнәрдән азат итү кирәклеге турында бер тапкыр гына фикерләшмәдек ", - диде Путин РФ президентының стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында.
Президент утырыш алдыннан әлеге мәсьәлә буенча РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән киңәшләшүен әйтеп узды. Путин бу тәкъдимнең "эшне легаль формада нормаль ритмда алып бару" өчен кирәклеген җиткергән.
Аның сүзләренчә, миллионлаган Россия гражданнары төрле өлкәләрдә – вак ремонттан башлап, автосервис төзелешенә кадәр үзлектән эшлиләр.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар