Логотип «Мәйдан» журналы

Путин Covid-19 аркасында чикләүләрне этаплап бетерү буенча киңәшмә уздырачак

6 майда Россия Президенты Владимир Путин Сovid-19 белән көрәш буенча элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрәчәк. Бу турыда Россия лидерының матбугат секретаренә сылтам...



6 майда Россия Президенты Владимир Путин Сovid-19 белән көрәш буенча элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрәчәк. Бу турыда Россия лидерының матбугат секретаренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.





Дмитрий Песков сүзләренчә, киңәшмәдә шул исәптән илнең үзизоляция режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр каралачак.




«6 майга Президентның элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе планлаштырылган, анда да тәкъдимнәр тыңланачак», - дип хәбәр итте Кремль вәкиле.




Искәртеп узабыз, 28 апрельдә мөрәҗәгать иткән вакытта РФ Президенты Хөкүмәткә, Роспотребнадзорга Дәүләт Советының эшче төркеме белән элемтәдә Covid-19 белән бәйле чикләүләр режимыннан этаплап чыгу планын әзерләргә йөкләде. Режимнан чыгу акрынлап булырга тиеш, диде үз чыгышында дәүләт башлыгы.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар