Логотип «Мәйдан» журналы

Прививка ясаттыгызмы әле?

Быелның 24-30  апрель  көннәрендә  Европада иммунлаштыру  атналыгы   үткәреләчәк.Хәзерге  вакытта  тоташ  вакцинация  инфекцияләргә  каршы  көрәшнең иң  арзан һәм нәтиҗәле  ысулы  булып  санала.  Күп...


Быелның 24-30  апрель  көннәрендә  Европада иммунлаштыру  атналыгы   үткәреләчәк.



прививка-1
Хәзерге  вакытта  тоташ  вакцинация  инфекцияләргә  каршы  көрәшнең иң  арзан һәм нәтиҗәле  ысулы  булып  санала.  Күп кенә  йогышлы  авырулар (полиомиелит,  кызамык һәм башкалар) аркасында  дөньяда эпидемия   вәзгыяте киеренке булып  кала һәм миграция дәрәҗәсе инфекция өчен алшартлар тудыра. Әлеге   чирләрдән иң нәтиҗәле чара – профилактика прививкалары. Моның нәрсә икәнен өлкәннәр үзләре белсә дә, балаларына прививка  ясату мәсьәләсендә икеләнеп  кала. Бу  аңлашыла  да,   чөнки прививка  ярдәмендә булдырылмый  калган  авырулар бик  азлар гына   очраша.  Менә  алар: кешене инвалид итә торган полиомиелит, бавыр черүгә китерүче  В гепатиты,  йогышлы тартышу  авыруы, кызылча, дуңгыз яңагы (паротит), дифтерия, кызамык.  Болар барысы да  бик  куркыныч. Әйтик, тартышу  авыруы   күпчелек очракта  үлемгә китерә, кечкенә чакта кичергән паротит  баласызлыкның  төп сәбәпләренең берсе булып санала, кызамык отит, пневмония,  энцефалит белән  катлаулана.  Йөкле хатыннар  кызылча белән  авырган  балалардан   йогышланса, корсаклары  төшәргә, карындагы  яралгыда төрле  тайпылышлар барлыкка  килергә   мөмкин.
Менә ни өчен йогышлы   чирләргә  каршы профилактика мөһим. Прививка балаларда  иммунитет барлыкка  китерүнең нигезе булып тора. Нәкъ  менә зыянсыз  вакциналар ярдәмендә аларның  сәламәт үсүләренә ирешелә. Прививка  алганнан соң бала авырырга  мөмкинме? Әйе, ләкин мондый хәл сирәк була һәм  авыру  җиңел  формада  үтә. Ә еш салкын тидерә торган балалар өчен вакцина  аеруча   мөһим, чөнки  алар йогышлы  чирләргә тиз бирешүчән булалар.
Шуңа  күрә йогышлы   чирләргә  каршы   билгеләнгән профилактика  чараларына җитди карау – барыбызның  да сәламәтлеге  өчен.

 
http://saby-rt.ru/tt

Комментарийлар