Логотип «Мәйдан» журналы

Помидор ачыган сөт ярата...

Үсентеләрне төрле авырулардан саклауның шәп чарасы бар.Эссе көннәрдә помидор үсентеләрен теплицага яисә парникка чыгарып өлгердегезме, дуслар? Көндез бик эссе, ә төнлә салкын булуы күптән түгел чыгары...

Үсентеләрне төрле авырулардан саклауның шәп чарасы бар.
Эссе көннәрдә помидор үсентеләрен теплицага яисә парникка чыгарып өлгердегезме, дуслар? Көндез бик эссе, ә төнлә салкын булуы күптән түгел чыгарылган үсентеләргә йогынты ясамый калмый, әлбәттә.
Күпләрне күз карасыдай саклап үстергән помидор үсентеләренең фитофтороз белән авырып китүе борчый. Аларның яфраклары саргая, ә яңа гына барлыкка килгән помидорлары карая башлый. Мондый хәл булмасын өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк.
Беренчедән, помидорларга суны көн дә сибәргә ярамый. Тәҗрибәле бакчачылар суны көннәр коры, эссе торганда да ике-өч көнгә бер сибә. Дым яхшы саклансын өчен яшелчә төпләренә яңа чабылган үлән, пычкы чүбе салып чыгалар. Шулай эшләгәндә артык чүп чыгып та җәфаламый. Бу - помидорларны фитофтороздан саклау өчен дә яхшы ысул. Помидор сабакларының астагы һәм авыру яфракларын өзеп торырга кирәк.
Помидорларда фитофтороз авыруы булмасын өчен тагын бер киңәш: 10 литр суга бер литр ачыган сөт һәм 2 миллиграмм йод салып бутарга һәм шул сыекчаны яшелчә төпләренә сибеп чыгарга кирәк. (Бер чүмеч сыекчаны дүрт помидор төбенә салырга). Бу эшне башкарыр алдыннан помидорларга мул итеп су сибеп чыгыгыз.
Бу ысулны ике атнадан тагын кабатларга киңәш ителә.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова




Фото: https://pixabay.com/

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Pomidor-achigan-s-t-yarata-791459/

Комментарийлар