Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда 70 яшьлек әбиләр арасында матурлык бәйгесе узды

18 октябрьдә “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә “Зирәк елмаю” дигән үзенчәлекле матурлык бәйгесе узды, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы.Казанның иң чибәр гүзәл заты исеме өчен бу юлы 70-80 яшьлек әбилә...

18 октябрьдә “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә “Зирәк елмаю” дигән үзенчәлекле матурлык бәйгесе узды, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы.
f97836c4e1797975b631cfbd9a62319c_XL
Казанның иң чибәр гүзәл заты исеме өчен бу юлы 70-80 яшьлек әбиләр көрәште.
Чарада Казан шәһәренең җиде районыннан берәр конкурсант тәкъдим ителде. Әбиләрне сәхнәгә чыгарга махсус чакыртылган чәчтараш белән визажист әзерли. Үзләренә "әби" дип әйтергә дә тел әйләнми.
IMG_5516
Надежда Кузьмина барысыннан да алданрак әзерләнеп бетеп,  иптәшләрен җыр белән илһамландыра. Үзе Авиатөзелеш районы исеменнән чыгыш ясый.
- Ирем белән гомеребез буе музыка өлкәсендә эшләдек. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем бирдем, җырчы, хор дирижеры идем. Тормышыбызның егерме елы себер якларында үтте, хәзер Казанга кире кайтканга да ике дистә ел була. Конкурска тамчы да әзерләнмәдем. Аның нәрсәсен әзерләнәсең? Гомерем буе сәхнәдә бит мин! Чыгышымда тамашачыларны өч минут эчендә хор җырларга өйрәтәчәкмен. Тормышта иң мөһиме юмор хисе һәм саулык, - дип елмайды ханым.
74 яшьлек Альбина Обрезкова 52 еллык эш стажы булган педагог. Лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый: «Волжанка» хорында җырлый, ыргак белән матур-матур челтәрләр бәйли. Аның эшләре Россиянең зур шәһәрләреннән тыш Франция, Германия кебек илләрдә күргәзмә булып тора. Татарстан һөнәрчеләре палатасы әгъзасы, «Ел хатын-кызы» конкурсы финалисты да ул. Альбина апа хәтта Гавриил Державин турында китап та чыгарган. Кияүләренә дә бәхет елмайган аның, үз вакытында ул башкаланың «алтын тещасы» исемен алган кеше. Альбина апага көч бирергә дип тормыш иптәше дә килгән, ул да Казанның танылган табибы.
- Матурлык, кызым, Чехов әйткәнчә булырга тиеш: күңелең дә, йөзең дә, кылган гамәлләрең дә матур булган очракта гына җанда гармония саклана, - дип елмайды ул.
Конкурста катнашкан бердәнбер татар әбисе Наилә Нуриевага да 70 яшь биреп булмый. Ул Киров районы данын яклый. Аккош кебек сәхнәдә салмак йөрүләре, түшләрендә балкып торган ак бантиклар тагын да яшәртә Казан “кызын”. Гомере буе энергетика өлкәсендә икътисадчы булып эшләгән ханым кечкенәдән җырларга, биергә ярата.
- Сәхнәгә чыгам да биим бүген. Минем яшьтә кем шулай булдыра ала?! Үз гомеремдә кайчан да булса матурлык бәйгесендә катнашырмын дип уйламадым. Яшьләргә киңәшем шул - беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез! Тормыш бер генә! Булган энергияңне, көчеңне башкаларга да бирергә тырышырга кирәк, шул вакытта син үзеңдә дә яшәргә көч тоясың, - дип уртаклашты матурлык серләре белән Наилә ханым.
Конкурс әле беренче тапкыр гына оештырыла, ләкин Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева бу чара ел саен оештырылырга тиеш, дип белдерде.
Бәйге азагында һәр катнашучыга матурлык конкурсы тасмасы, диплом һәм бүләкләр тапшырдылар, диелә язмада.

Комментарийлар