Логотип «Мәйдан» журналы

Почтальон кырык мең сум пенсия акчасын урлаган

 Бу эшне ул пенсионерларның социаль түләүләрен алу өчен ялган имзалар куеп эшләгән. Әлеге хәл "Россия почтасы" ФДУП Кама Тамагы почтамтында булган, дип хәбәр ителә күзәтчелек ведомствосы сайтында...

 
Бу эшне ул пенсионерларның социаль түләүләрен алу өчен ялган имзалар куеп эшләгән. Әлеге хәл "Россия почтасы" ФДУП Кама Тамагы почтамтында булган, дип хәбәр ителә күзәтчелек ведомствосы сайтында.
31ac401d55315572cd5acd089232f23e
Татарстан прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләреннән соң билгеле булганча, пенсионерларга 2016 елның май-июнь айлары өчен (гомуми суммасы 40 мең сум) пенсия бирелмәгән.
Россия почтасы урлау факты исбатланмаган килеш акча түләүдән баш тарткан. Бу эшкә прокуратура кушылганнан соң, пенсионерлар үзләренә тиешле акчаны алган.

Комментарийлар