Логотип «Мәйдан» журналы

Плитәдә тап калмасын, дисәң...

Аш-су бүлмәсендә хатын-кызның ярты гомере үтә, дисәк, ялгышмабыз. Пеше­ренү – бер хәл, җыештыру-юулары... Плитәне чистарту гына да көн саен күпме вакытны ала. Бүген без эшебезне җиңе­ләйтү чарасы хакы...

Аш-су бүлмәсендә хатын-кызның ярты гомере үтә, дисәк, ялгышмабыз. Пеше­ренү – бер хәл, җыештыру-юулары... Плитәне чистарту гына да көн саен күпме вакытны ала. 

Бүген без эшебезне җиңе­ләйтү чарасы хакында җиткерәбез, аннары, күрерсез, май һәм пычрак безнең плитә­ләргә ябышмаячак! Мо­ның өчен бер литрлы банкага бер аш кашыгы кер порошогы, өеп, алты аш кашыгы сода һәм ике аш кашыгы силикат җилеме салыгыз. Боларның өстенә 0,5 литр җылы су коегыз, бертөрле масса килеп чыкканчы яхшылап болгатыгыз.
Кулыгызга резина перчатка киеп, губканы шушы катнашмада чылатыгыз һәм конфоркаларга тимичә, чиста плитә өстен ышкып чыгыгыз. Состав кипкәч, ак эмаль өстендә ул бөтенләй күренмәячәк, плитә ныграк ялтыраячак кына. Хәзер бу плитә өстенә ни генә тамса да бер тапкыр чиста чүпрәк белән сөртеп алу җитә, тапның эзе дә калмаячак!
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар