Логотип «Мәйдан» журналы

Петрушканы ничек чәчәргә?

Петрушканы апрель азагы, май башында утырту хәерле. Орлыкларны иртән-иртүк яки кич утыртыгыз.  Петрушка орлыкларын утыртыр алдыннан, чылатып алырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылта...



Петрушканы апрель азагы, май башында утырту хәерле. Орлыкларны иртән-иртүк яки кич утыртыгыз.  Петрушка орлыкларын утыртыр алдыннан, чылатып алырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» язды.



petrushka


Орлыкларны берничә ысул белән чылатып була. Җылы чиста суга салып тотарга ярый. Суны берничә тапкыр алмаштыру хәерле. Марганцовкалы суга салып тотсаң да ярый. Ике очракта да орлыкларны марляга төреп салыгыз. Чылату бер тәүлек чамасы дәвам итә.




Аннары орлыкларны киптерегез һәм туфракка утыртыгыз.




Петрушканы кояшлырак урынга утыртырга кирәк. Былтыр кыяр яки кабачки үскән урында петрушка яхшы булачак. Кишер урынына петрушка утыртмау хәерле.




Туфракка черемә яки компост кушарга кирәк. Шулай ук минераль ашламалар — фосфор, азот, калий кертү дә файдалы.




Түтәл 30 сантиметрдан биек булмасын. Үскәч сирәкләп тормас өчен, петрушка орлыкларын бер-берсеннән ун сантиметр чамасы ераклыкта чәчегез, рәтләр арасы 15 сантиметрдан артык булмасын.




Орлыкларны утыртыр алдыннан, буразналарга су сибеп алыгыз. Петрушка орлыкларын утырткач, түтәл өстен каплап торыгыз яки йомычка чүбе сибегез.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар