Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия фондында консультацияләрнең ышанычлылыгы код-сүз буенча тәңгәлләштерү белән тәэмин ителә

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды белгечләре телефон аша шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүматларны тапшыруны тыя торган законнарны бозмыйча, гражданнарга контакт-үзәк телефоны аша аларның пенсия һ...

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды белгечләре телефон аша шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүматларны тапшыруны тыя торган законнарны бозмыйча, гражданнарга контакт-үзәк телефоны аша аларның пенсия һәм социаль хокуклары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итә ала. Моның өчен яшерен код-сүз булдырырга кирәк, алга таба шәхси мәгълүматлар, һичшиксез, өченче затларга эләкмәячәк.
Пенсия фонды белгеченә телефон аша мөрәҗәгать иткән гражданны код-сүзе буенча таныячаклар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәкләр.
«Код-сүз» программасында катнашу ирекле. Аңа керү гражданин гаризасы буенча башкарыла. Гариза Россия Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша дистанцион рәвештә бирелергә мөмкин. Бу шактый уңайлы, гражданинга гариза бирү һәм алга таба кирәкле мәгълүматне алу өчен вакыт һәм акча сарыф итеп, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә бару кирәк булмаячак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 8 800 6-000-000 түләүсез телефоны буенча Бердәм контакт-үзәк эшли. Консультация үзәге Пенсия фондына дистанцион хезмәтләр өлкәсен киңәйтергә ярдәм итә. Операторлар РФ Пенсия фондының барлык дәүләт хезмәтләре буенча белешмә мәгълүмат бирә.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар