Логотип «Мәйдан» журналы

Парлы җырчылар "Тамада-шоу"да кабат туй итте!

12 апрель көнне Казан Филармониясендә "Тамада-шоу" фестивале узды.  Халыкны сөй-хөрмәт белән каршы алдылар, алып баручылар, җырчылар, биючеләр, зәвык белән бизәлгән сәхнә һәм иң мөһиме - кунаклар булд...


12 апрель көнне Казан Филармониясендә "Тамада-шоу" фестивале узды.


b36959b32de77fc087316677236ac83a_L

 Халыкны сөй-хөрмәт белән каршы алдылар, алып баручылар, җырчылар, биючеләр, зәвык белән бизәлгән сәхнә һәм иң мөһиме - кунаклар булды! Фойеда исә фотограф, кызыклы мимнар халык күңелен күрде, дискотека гөрләде.


"Тамада-шоу"ның асылы - алып баручының дәрәҗәсен күтәрү, иң яхшыларын сайлап бүләкләү. Быелгы тамашада барлыгы 11 алып баручы фестиваль резиденты булды. Бу уңган-булган тамадалар халык алдында осталыкларын күрсәтте, тамашачы белән аралашты, уеннар оештырды, кыскасы, мәҗлес алып барды. Ә инде чыгышлары соңында аларга "Тамада-шоу" фестиваленең махсус бүләге - бәллүр бокал сыны белән чәчкә бәйләмнәре тапшырылды.
Тамашаны Алмаз Мирзаянов, Мирхәт Гайсин һәм чыккан саен күлмәк алыштырып шаккатырган Резеда Ганиуллина алып барды. Фестиваль резидентларның уртак чыгышлары белән башланып китте. Әйтергә кирәк, бу биюгә алар тырышып, озак кына репетицияләргә йөреп әзерләнде. "Тамада-шоу"ның бәллүр бокалына иң беренчеләрдән булып, абыйлы-энеле Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевлар лаек булды. Алар тамашачылар арасында буйдак, өйләнгән ир-егетләрне, кияүгә чыккан һәм гаилә кормаган хатын-кызларны барлады, биетте. Әле танылып кына килүләренә карамастан, тамашачы егетләрне җылы кабул итте.
Алмаз Мирзаянов, Мирхәт Гайсин, Ринат Касыймов башкалардан аермалы буларак, парлап түгел, ә аерым чыгыш ясадылар. Үзе өйләнмәгән Алмаз сәхнәгә яңа гына гаилә корган парларны чыгарып үбештерде, кызыклы биремнәре белән шаккатырды. Нәтиҗәдә ике парга да фотограф Эльвира Галиевага фотосессиягә сертификат тапшырды. Мирхәт исә ир белән хатын мөнәсәбәтләренә багышланган шаян монолог сөйләде. Билгеле булганча, Мирхәт - пародия остасы, шул арада Радик Юльякшин булып та җырлап күрсәтте. Ринат Касыймов "мәҗлес"не татар-рус телендә алып барды, бәлки шуңа да аның кайбер мәзәкләрен халык аңлап бетермәде. Шулай да залда утыручы бер егетне сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга "мәҗбүр итте".
"Тамада-шоу"ның иң уңышлы тандемнарының берсе - "ША" дуэты, ягъни Илшат Исхаков һәм Руслан Шәрәфетдинов. Алар бер-берсен тулыландырып торды, әйтерсең, моңа кадәр дә мәҗлесләрне бергә алып барганнар. Җор телле, шаян сүзле бу алып баручылар халык күңелен яулады. Шулай ук Алсу Фазлыева һәм Газинур Фәйзуллин тандемын да тамашачы яратты. Хәер, Алсу сөйләмәсә дә, сүз әйтүче булмас иде, ул үзенең матурлыгы, тыйнаклыгы белән сәхнәне бизәп торды. Фестивальнең тагын бер резидентлары - "Бал&май" бәйрәмнәр оештыру агентлыгына нигез салучы Рафиль Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтов. Бу егетләр танылырга өлгермәгән, әмма сәхнәгә чыгарга атлыгып торган алып баручыларны үз кубызына "биетте".
Алдан хәбәр ителгәнчә, "Тамада-шоу" сәхнәсендә "Ягымлы яр" бәйгесенең җиңүче парлары бүләкләнде. 26 пар арасыннан нибары 5 пар гына җиңүгә лаек булды. Истәлекле бүләкләрне "Тамада-шоу"ның генераль мәгълүмати партнеры "Intertat.ru" газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин тапшырды. "Бер ай дәвам иткән бәйге чын мәгънәсендә ярышка әверелде. Һәркем үзенчә тырышты, тавыш җыйды. Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт! Барлык фотосурәтләр дә мактауга лаек, бәхетле гаилә тормышы телим! Бер-берегезне табып кавышкансыз икән, бу - үзе зур җиңү!" - диде Илназ Фазуллин.
"Тамада-шоу" резидентларның чыгышлары белән генә чикләнмичә, матур җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Кичәгә Башкортстаннан җырчы Дамирә Сәетова да махсус килгән. Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Гүзәл һәм Илназ Баһлар, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Эльмира Гыйлфанова һәм Рафиль Җәләлиев мәхәббәт турындагы иң матур җырларын бүләк итте. Бу кызларның барысы да сәхнәгә туй күлмәкләреннән чыкты. Әлеге күренеш тагын бер кат тамашаның чын туй мәҗлесенә охшаганын дәлилләде. Дизайнер Заррина Бабаджанованың туй һәм никах күлмәкләре коллекциясе күз явын алырлык иде. Шулай ук "Fox&Bear" моңарчы сәхнәдә күрелмәгән утлы-шоу, "Авация", "Амаретто" төркемнәре искиткеч биюләр белән таң калдырды. Сәхнәдә "Мирас" ансамбле кич буе уен коралларында уйнады.
Икенче тапкыр оештырылган "Тамада-шоу" фестивале быел гаилә, балалар һәм мәхәббәткә багышланды. Шуңа да эстраданың бәби көтүче гүзәл ханымнарының уртак чыгышы һәм Замирәнең ярату турындагы эчтәлекле шигыре - кичәнең иң мәгънәле өлеше булды. Проектның идея авторы һәм режиccеры Замирә Рәҗәпова, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Шәйхетдинова бишек җыры көйләде. Сәхнәдә Лилия Муллагалиева башкаруындагы "Бәби көтәбез әле" җырының (Эльвира Сафина сүз., Л.Муллагалиева көе) премьерасы да булды. Хәзерге вакытта бу җырга тиздән әни булачак артистлар катнашында клип төшерелә.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар