Логотип «Мәйдан» журналы

«Оста куллы гүзәл затлар» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы тәмамланды.Ул 15 февральдән алып 28 февральгә кадәр дәвам итте. Конкурсның максаты — халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, алар...

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы тәмамланды.
Ул 15 февральдән алып 28 февральгә кадәр дәвам итте. Конкурсның максаты — халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү һ.б. диелә конгресс хәбәрендә.
Бәйге инстаграмда ике номинация буенча уздырылды: «Кул эшләнмәләре», «Тәмле булсын ашыгыз!». Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр, кызлар катнаша алды. Барлыгы 545 эш килде.
«Оста куллы гүзәл затлар» бәйгесендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга шәһәрләре, Мамадыш, Чирмешән, Балтач, Әгерҗе, Чүпрәле, Саба, Актаныш, Нурлат, Сарман, Теләче, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Кукмара, Биектау, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Апас, Буа, Әлмәт, Яңа Чишмә, Баулы, Зәй һ.б. районнар катнашты.
Шулай ук Башкортстан республикасы, Свердловск, Ульяновск, Омск, Пенза, Оренбург, Самара, Иркутск, Новосибирск, Төмән өлкәләре, ХМАО, Пермь крае, Санкт-Петербург шәһәре, Казахстан, Кыргызстан республикалары актив булган.
Барлык җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 31 мартта 12.00 сәгатьтә узачак.
«Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы җиңүчеләре:
«Кул эшләнмәләре» номинациясендә:
I урын — Илизә Абдуллаева (Минзәлә районы)
II урын — Татьяна Кузьмина (Казан шәһәре)
II урын — Эльвира Губаева (Свердловск өлкәсе)
III урын — Гүзәлия Заһидуллина (Мамадыш районы)
III урын — Рәхимә Мөхәммәдъярова (Казахстан)
III урын — Альмира Мәҗитова (Кама Аланы бистәсе)
«Тәмле булсын ашыгыз» номинациясендә:
I урын — Эльмира Камалиева (Казан шәһәре)
II урын — Гөлнара Гайнетдинова (Башкортстан)
II урын — Зөлфия Идрисова (Биектау районы)
III урын — Рамилә Гарипова (Түбән Кама шәһәре)
III урын — Гүзәлия Халиулова (Ульяновск өлкәсе)
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:
Фәнисә Бикбаева (Башкортстан)
Рәдинә Сәрвәрова (Чаллы шәһәре)
Гүзәл Хәбибуллина (Казан шәһәре)
Нурия Хисмәтуллина (Мамадыш районы)
Флюра Низамова (Самара өлкәсе)
Галина Капитонова (Балык Бистәсе районы)
Энҗе Сәйфуллина (Казан шәһәре)
Йолдыз Мөхәммәдиева (Мамадыш районы)
Рәмзия Хәлимдарова (Казан шәһәре)
Роза Мусина (Буа районы)
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/08-03-2022/osta-kully-g-z-l-zatlar-b-ygese-i-chel-re-bilgele-5850867

Комментарийлар