Логотип «Мәйдан» журналы

Олы юбилей тантанасы

4нче декабрь көнне Чаллы татар драма театрында күренекле язучы, драматург, шагыйрә, журналист, Саҗидә Сөләйманова (2011), Илдар Юзеев исемендәге (2021) премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиеваның зур юбилей кичәсе узды.

Тамашачыларга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» драмасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителде. Аннан соң котлаулар яңгырады.

Иҗатташ дусларын котлау өчен Казаннан бер төркем язучылар, Яр Чаллы шагыйрь-язучылары, җөмһүриятебез театрлары артистлары килгән иде. Җырчы Алия Карачурина һәм «Казан егетләре» төркеме чыгыш ясады. Язучы, тәрҗемәче Фатиһ Котлу төрек телендә җырын бүләк итте. Залда язучының якташлары да бар иде. Тантананың иң зур кунаклары язучының әтисе Габдулла һәм әнисе Гөлзәлифә булдылар. Якташлары исеменнән котлап, Энгель Нәвап улы Фәттахов сүз әйтте. Шулай ук Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин, «Чаллы икмәге» акционерлар оешмасының генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысов котлауларын җиткерделәр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Айгөл Әхмәтгалиевага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелүе хакында хәбәр итте. Шулай ук юбилярга Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлары өчен» медале тапшырылды.

Бәйрәм чарасында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романыннан Чаллы театры артисткасы Физалия Габидуллина башкаруында өзек тәкъдим ителде. Яшь каләм ияләре Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Нуриева, Айзирә Имамова шигырь укыдылар.

 

Гөлназ НУРИЕВА

Фото: Гөлнар Караева

Галерея

Комментарийлар