Логотип «Мәйдан» журналы

Олимпиаданың икенче көне ничек узды?

Гомум исәптә Россия командасы җиденче урында тора. Фото: http://66.ruРио-де-Жанейродагы Олимпиаданың икенче көнендә Россия җыелмасы ике көмеш һәм ике бронза медаль алды.Көмеш медальләрне 10 метр еракл...



Гомум исәптә Россия командасы җиденче урында тора.




a348050b_resizedScaled_817to459 Фото: http://66.ru

Рио-де-Жанейродагы Олимпиаданың икенче көнендә Россия җыелмасы ике көмеш һәм ике бронза медаль алды.



Көмеш медальләрне 10 метр ераклыктан пневматик пистолеттан ату ярышларында россияле Виталина Бацарашкина һәм уктан ату ярышларында Россия хатын-кызлар җыелма командасы яулады.
52 кг-га кадәрге авырлык категориясендә дзюдочы Наталья Кузютина, рапирачы Тимур Сафин  бронза медальле булды.
Хәзерге вакытта Россия җыелма командасының 1 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медале бар, гомум зачетта ил командасы җиденче урында тора.
Хәзерге вакытта медальләр саны буенча беренче - АКШ командасы, икенче урында- Кытай, өченче урында Австралия командалары.
Олимпиаданың өченче көнендә 14 комплект медаль уйнатылачак.

Комментарийлар