Логотип «Мәйдан» журналы

“Оча” торган хатын-кыз нинди була?

Түбәндәге киңәшләр сезгә дә "флай-леди" булырга ярдәм итәр.Америкада яшәүче Марлу Силли “флай-леди” системасы буенча өйне тәртиптә тотарга өйрәтүе белән киң билгелелек алды. Флай-леди сүзе “очып йөри...

Түбәндәге киңәшләр сезгә дә "флай-леди" булырга ярдәм итәр.uborka
Америкада яшәүче Марлу Силли “флай-леди” системасы буенча өйне тәртиптә тотарга өйрәтүе белән киң билгелелек алды. Флай-леди сүзе “очып йөри торган хатын-кыз” дигәнне аңлата. Аның хатын-кызларга булган киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
1. Ай саен өйне кирәк булмаган, кулланылмаган әйберләрдән чистартыгыз. Киелмәгән кием, кулланылмаган косметика, ватык, ертык әйберләрне я ташлагыз, я мохтаҗ кешеләргә бирегез. Яңалык килсен өчен искедән арынырга кирәк. Бу өй җыештыруга гына кагылмый!
2. Берьюлы берничә эшкә тотынмагыз. Аш бүлмәсендәге шкафны чистартканнан соң, бер уңайдан юыну бүлмәсендәге тартмаларны да сөртеп алырга кул кычытса, тыелып калыгыз. Өйне зоналарга бүлеп, билгеле бер тәртиптә генә җыештырыгыз. Артыгын эшләмәгез. Кайбер хуҗабикәләр өйне секундомер белән санап җыештыра. Бу 15 минутка сыешырга ярдәм итә.
3. Артыгыздан һәрвакыт җыештырыгыз. Ашап бетерүгә табак-савытны юыгыз, ашарга пешергәннән соң газ плитәсен сөртеп алыгыз. Бу артык вакытны алмый, эш тә берсе өстенә икенчесе өелми.
4. Үзегезне риэлтор дип хис итегез. Янәсе, фатирыгызны сатарга җыенасыз. Аның мактарга лаеклы якларын һәм җитешсезлекләрен тикшерегез. Бәлки, берәр җирдә обой ертылгандыр, торбаларны алыштырырга кирәктер. Барысын да берәр дәфтәргә теркәп куегыз. Ремонт вакыты җитүгә кайда, нәрсәне үзгәртергә икәнлеген шуннан белеп була.
5. Өйне генә түгел, компьютер, телефонны да һәрвакыт чисталыкта тотарга кирәк. Почтага килгән кирәкмәгән хатлар, смс-хәбәрләрне бетереп барыгыз.
6. Үзгәрешләрне үзегездән башлагыз. Йокыдан торуга башта үзегезне тәртипкә китерегез. Безнең эчке дөньябыз тышкы кыяфәттә чагыла. Беркая бармасагыз да, көзгегә карап, үзегезгә сокланырлык булсын. Бу очракта кәефегез күтәренке булачак, якыннарыгызны да шатландырачаксыз.
 
"Кызыл таң" сайтыннан алынды.

Фото:pressa.tv

Комментарийлар