Логотип «Мәйдан» журналы

Нурлат районында 426 дуңгыз юкка чыгарылган

Нурлат районы Сосновка авылында дуңгызларда Африка чумасы очрагы ачыкланганнан соң, 5 км радиуста урнашкан тагын 4 авылдан 426 дуңгыз үтерелеп яндырылган. Экспертларның Нурлат районы Сосновка авылында...

Нурлат районы Сосновка авылында дуңгызларда Африка чумасы очрагы ачыкланганнан соң, 5 км радиуста урнашкан тагын 4 авылдан 426 дуңгыз үтерелеп яндырылган. 
a003
Экспертларның Нурлат районы Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән терлекне тикшерүе барышында, Африка чумасына тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән. Харис Хәйбуллин Нурлат районында куркыныч чыганагының 12 сәгать эчендә юкка чыгарылганын әйтте. Нурлатта авыру вирусын юкка чыгару эшендә өстәмә көч буларак Алексеевск районы хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Харис Хәйбуллин билгеләп узганча, хезмәткәрләр ишегалларына кереп, дуңгызларны үлчәп, теркәп барганнар. Терлегеннән мәхрүм калган авыл халкына базар бәясеннән субсидия кайтарылуы вәгъдә ителгән.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар