Логотип «Мәйдан» журналы

«Нур» театрының Казанга гастроле башлана

12 февральдән 15енә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфаның «Нур» театры гастрольләре башлана. Быел алар театрларының 25 еллыгын да билгеләп үтәчәкләр.– Без «Нур» театры белән...


12 февральдән 15енә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфаның «Нур» театры гастрольләре башлана. Быел алар театрларының 25 еллыгын да билгеләп үтәчәкләр.



mStLjOoqND0
– Без «Нур» театры белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Ике елга бер мәртәбә алмаш гастрольләр оештыру турында килешүебез бар. Башкортстанда татар театрлары булуына без бик шатбыз, – дип сөйли Камал театры директоры Илфир Якупов.
Театр директоры Илдар Хаҗиев Камал театрына беренче мәртәбә артист буларак аяк баскан.
– Казанда зәвыклы тамашачы яши. Мәртәбәле театр бинасында чыгыш ясау – дәрәҗә бит ул. Шуңа күрә Казанга дулкынланып киләбез, – ди ул.
– Без шаккатырырга теләмибез, чөнки Камал театры бөтен театрларга үрнәк. Үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне күрсәтәсе килә.
Театрыбызда дүрт зал бар. Тамашачы йөреп тора. Репертуарда 20гә якын спектакль. Без арабыздан киткән драматург Туфан Миңнуллин белән язучы Мостай Кәрим әсәрләрен кабатларга булдык, чөнки үткәннәрсез киләчәк юк. Үзебез куйган «Гөргөри кияүләре» бездә зур уңыш белән бара. Анда Палый ролендә 82 яшендәге артистыбыз Сәвия Сираева уйный. Чит ил классикасына да мөрәҗәгать итәбез. Тамашачы комедияне үз итә. Режиссерның фәлсәфи әсәрләр күрәсе килә. Без аларны драмага да өйрәтергә тиеш, – диде режиссер Әбелхәер Сафиуллин.
Артист Дамирә Сәетова яңа спектакльләренең тамашачы күңелендә урын алачагына ышана.
Коллектив тамашачыга «Кыз урлау», «Балконнан төшкән мәхәббәт», «Гөргөри кияүләре», «Шаян йорт иясе», «Ирекле күбәләкләр» «Мәхәббәт зилзиләсе» спектакльләрен тәкъдим итә.

 
http://shahrikazan.com/tt/

Комментарийлар