Логотип «Мәйдан» журналы

Нур Баянның тууына – 111 ел

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә санаулы көннәр калганда башын салган күренекле татар шагыйре Нур Баянның (1905 – 1945) тууына бүген – 111 ел.Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Татарстанн...

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә санаулы көннәр калганда башын салган күренекле татар шагыйре Нур Баянның (1905 – 1945) тууына бүген – 111 ел.
1d0b506aeb95cd43e3d68ad8e0600f21
Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Тормышлары авыр булганлыктан, Нурның әтисе Галим абзый балаларын җәйге айларда читкә акча эшләргә җибәрә торган була. Нур да, каникул җитүгә, ел саен төрле җирләрдә ялланып акча эшли. 1921 елгы ачлык аны туган авылыннан бөтенләй китәргә мәҗбүр итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып йөри. 1923 елда, укуын дәвам итү теләге белән, Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана: авыл, гражданнар сугышы, илне саклау турында беренче шигырьләрен яза, һәм 1925 елдан аның исеме матбугатта бик еш күренә башлый. 1928 елда ул “Кызылармеец” дигән хәрби газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша һәм шул ук елда шигырьләрдән торган “Уракчы кызлар”, “Җимерелгән окоплар” дип аталган ике җыентыгын бастыра.
1929-1930 елларда Н.Баян “Колхоз яшьләре” журналының сәркатибе булып эшли, аннан Чаллы районы газетасы редакторы итеп билгеләнә. Газетада, районда эшләү аңа авыл җирендәге үзгәрешләрне аңларга ярдәм итә, ул үзенең язылачак әсәрләре өчен авылның күмәкләшү чорына караган бай фактик материал туплый. Соңыннан шуларга таянып, “Клеверлы кырлар” (1929), “Яңгырлы төн” (1933) кебек поэмаларын һәм күп санлы шигъри әсәрләрен иҗат итә.
1932 елда Н.Баян яңадан Казанга кайта һәм 1932-1938 елларда Татарстан Язучылар берлегенең оештыру комитетында инструктор, “Татгосиздат”та редактор, аннары матур әдәбият бүлегенең өлкән мөхәррире булып эшли. 1938 елдан Беек Ватан сугышы башланганчыга кадәр ул фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда ул зур күләмле “Гөләндәм” (1939), “Җимерелгән дворец янында” (1940), Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”ына ияреп “Карахмәт” (1940) поэмаларын яза, “Язгы төн”, “Туган авыл”, “Шат җырлар” исемле шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. Әдәби иҗат эшчәнлегендәге уңышлары өчен һәм Совет Татарстаны төзелүенең егерме еллыгы уңае белән, Совет хөкүмәте аны 1940 елда “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкли.
Н.Баян Беек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы сәркатибе, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.
Формасы ягыннан Һ.Такташ шигъри традицияләре йогынтысында үсеп, үз заманының тормыш сулышын, кискен социаль вакыйгаларын, бигрәк тә колхозлашу чорында татар авылындагы иҗтимагый үзгәрешләрне, социализм өчен көрәш мотивларын романтик рух, публицистик пафос белән сурәтләгән Нур Баян иҗаты узган гасырның 30-40нчы еллары татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар