Логотип «Мәйдан» журналы

Новосибирскида югалмый торган акча янчыгы уйлап тапканнар

 Уйлап табучылар әлеге смарт-кошелекка махсус чип куеп, шундый нәтиҗәгә ирешкәннәр. Фотода: смарт-кошелекАкча янчыгыгызны югалтып, аны таба алмау - үткәндә калды. Новосибирск шәһәрендә уйлап табылган...


 Уйлап табучылар әлеге смарт-кошелекка махсус чип куеп, шундый нәтиҗәгә ирешкәннәр.



29ad3c60148355e5f01ebd370c12517b_XL Фотода: смарт-кошелек
Акча янчыгыгызны югалтып, аны таба алмау - үткәндә калды. Новосибирск шәһәрендә уйлап табылган җайланма бу мәсьәләгә нокта куя.
Әлеге акча янчыгына беркетелгән чип акча янчыгын калдырып киткән хуҗасының телефонына смс-хәбәр җибәрә. Инде килгән смс-хәбәрне ишетми калгансыз икән, зыян юк, янчыкта калдырылган акчаны карта буенча табарга була. Чөнки ул картада акча янчыгы калган яисә югалган урын күрсәтеләчәк. Шулай ук урларга маташсалар да, ул тыныч кына уздырмаячак: телефонга смс-хәбәр киләчәк, ә чип махсус тавыш чыгарып торачак, шуның белән урлаучыны да эләктерү мөмкин була.
Әлеге технология смартфонга урнаштырылган приложение аркасында эшли. Берничә секундка бер тапкыр телефон кошелекка сорау җибәрә, әгәр дә ул куркынычсызлык зонасыннан чыккан икән, шунда ук аннан смс-хәбәр килә.
 
 
Чыганак: http://sntat.ru

Комментарийлар