Логотип «Мәйдан» журналы

Нобель бүләге кемнәргә бирелде?

Физикадан быелгы Нобель бүләгенә өч Америка галиме лаек булды. Аларга бүләк матдәнең топологик фазалы күчешләрен ачкан өчен бирелә.Физика өлкәседә Нобель бүләгенә быел Вашингтон университетыннан Дэвид...

Физикадан быелгы Нобель бүләгенә өч Америка галиме лаек булды. Аларга бүләк матдәнең топологик фазалы күчешләрен ачкан өчен бирелә.
CAF4A736-4007-4466-901E-4AECBB438F5A_w987_r1_s
Физика өлкәседә Нобель бүләгенә быел Вашингтон университетыннан Дэвид Таулесс (David Thouless), Принстоннан Дункан Халдейн (Duncan Haldane) һәм Браун университетыннан Джон Костерлиц (John Kosterlitz) лаек дип табылды. Премия аларга матдәнең топологик фазаларын һәм топологик фаза күчешләрен ачкан өчен бирелә. Бу турыда Нобель бүләге сайтында хәбәр ителә.
Галимнәр фазалы күчешләргә математик тасвирлау ясаган. Икенче төрле бу күчешләр "матдәләрнең сәер халәте" дип атала. Матдәне гадәттән тыш халәттә өйрәнү өчен галимнәр алдынгы математик ысуллар кулланган. "Тикшеренүчеләр гадәти булмаган матдә серләрен ачканнар һәм әле өйрәнелмәгән дөньяга ишек ачканнар", диелә Нобель комитеты белдерүендә.
 
Дүшәмбе көнне физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә 71 яшьлек япон галиме Есинори Осуми (Yoshinori Ohsumi) лаек дип табылды. Ул бүләкне аутофагия өлкәсендә эзләнүләре өчен ала. Аутофагия ул - күзәнәкләрдәге эчке компонентларының аның лизосома яки вакуоль органоидларына эләгү очрагы. Икенче төрле әйткәндә, бу процессны "үз-үзен ашау" дип атыйлар. Беренче тапкыр аутофагия күренеше 1960 елларда табылган. Осуми аны 1990 еллардан бирле тирәнтен өйрәнә. Нобель комитеты белдергәнчә, бу тикшеренүләр ачлыкка күнегү яки инфекциягә җавап бирү кебек физиологик процессларны аңлауга юл ача.
FD4B71E7-0710-4E76-AF8E-102E0DE0D279_w610_r1_s
Есинори Осуми 1945 елда Фукусимада туган. Ул Токио технологик институтында тикшеренү үзәгендә укыта. 2012 елда фән, технология һәм мәдәният өлкәсендә кешелеккә файда китергән гамәлләр өчен бирелә торган Киото премиясен алган.
Осуми медицина өлкәсендә премия алган алтынчы япон кешесе. Шулай ук ул Нобель бүләгенә лаек булган 23нче япон кешесе. Узган ел бүләккә япон галиме Сатоши Омура, кытай Юю Ту һәм америкалы Уильям Кэмпбелл лаек булдылар. Премияне алар авыруларны яңача дәвалау ысулы өчен алды.
* * *
2012 елдан бирле Нобель бүләге күләме - 8 млн швед кронасы (якынча 932 мең АКШ доллары).
Химиядән Нобель бүләге лауреатын 5 октябрьдә игълан итәчәкләр.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

Комментарийлар